«Науруз-байрам»
Вахитовская сельская библиотека совместно с работниками СДК пос. им М.Вахитова и д.Янга-Юл в целях возрождения культурного наследия и народных обычаев, в рамках Года семьи провели фольклорный праздник «Науруз-байрам».
Заведующая библиотекой Салимуллина С.Л. рассказала историю праздника. В рамках праздника была подготовлена развлекательная программа: все желающие приняли участие в веселых конкурсах и играх, были проведены различные народные игры, которые чередовались концертными номерами в исполнении работников культуры. Жители и гости слушали песни, участвовали в различных состязаниях на силу и ловкость, дети водили хороводы, устраивали веселые забавы. Мероприятие создало праздничную атмосферу и отличное настроение присутствующих. Ещё в древности наши прадеды говорили: «Каждый, кто встречает Навруз, заслуживает процветания, благополучия, радости и веселья». Это праздник – живая легенда: с древних времён и до наших дней Навруз сохранил свои традиции.
К мероприятию была оформлена книжно-информационная выставка «Нәүрүз яз кызы!».
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезшләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Вахит авыл китапханә,Вахит мәдәният йорты , Яңа Юл авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан " Нәүрүз бәйрәме " дип аталган бәйрәм үткәрде. Авылыбызның китапханәчесе Сания Салимуллина Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Нәүрүз турында шигырьләр укыды. Ул матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. “Нәүрүз яз кызы!"-дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Китап сөюче кунакларыбыз үзләренә кирәкле мәгълүматне алдылар.Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар.Ераклыкка йөгерү, "атка" кем күбрәк утыра эстафетасы күңелле итеп уйналды. Кунакларны өстәл янында кайнар чәй, тәмле коймак, учакта казанда пешкән пылау көтә иде.
Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Өлкән апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.