Портал муниципальных образований Верхний Услон

«Мы отстояли это право - жить»

     В селе Ташевка прошел Митинг «Мы отстояли это право - жить», посвященный празднованию 78-летию Победы нашего народа в Великой Отечественной войне. Мероприятие было организовано совместными усилиями Вахитовского поселения, сотрудников Вахитовской библиотеки и СДК, Бакчи-Сарайского сельского клуба и школы. На празднике присутствовали дети войны, труженики тыла. В их адрес прозвучали слова благодарности за огромный вклад в Победу над фашизмом. К памятнику погибшим солдатам были возложены венки и цветы. Память погибших почтили минутой молчания. Звучали военные песни и стихи. Праздник объединил людей разных поколений, продемонстрировал патриотический подъем и гордость за наше героическое прошлое.

img-20230508-wa0037

9 май көнне М. Вахитов исемендәге авылда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган « Бөек Җиңү   – без яшәргә тиеш» -дигән Митинг булды.

Чара Вахит авыл җирлеге администрациясе, Вахит авыл китапханәсе, мәдәният йорты, мәктәп тарафыннан оештырылды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы балалары һәм мөхтәрәм кунаклар: Кәримов Фәрит Рафаэль улы - Вахитов авыл җирлеге башлыгы; Мингазов.З. З. - Югары Ослан муниципаль районы хакимияте вәкиле , сугыш чоры балалары , оныклары катнашты. Вахит авыл җирлеге башлыгы Кәримов Ф.Р. барлык катнашучыларны Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады. Тыл хезмәтчәннәренә һәм һәлак булганнарның балаларына рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Бәйрәм кунаклары һәлак булган солдатлар һәйкәленә венок салдылар. Катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Китапханәче Салимуллина С.Л. мәдәният йорты мөдире Фаттахова Г. Х. һәм Вахит авылы китапханәсе укучылары «Батырларның   даны мәңгелек”-дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән чыгыш ясадылар. Рус һәм татар телләрендә хәрби җырлар яңгырады. Бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерде, патриотик күтәрелеш һәм безнең героик үткәнебез өчен горурлык күрсәтте